Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда «Тормышка 10 мең адым» бөтенроссия акциясе узачак

Чарада катнашучыларны исемле электрон сертификатлар көтә.

29 сентябрьдә Россиядә «Тормышка 10 мең адым» Бөтенроссия акциясе узачак. Бу көнне  сәламәт яшәү рәвешенә битараф булмаганнар туганнары, дуслары, якташлары һәм хезмәттәшләре белән бергә 10 мең адым үтәргә чыгачак. 

Чаллыда әлеге чара Габдулла Тукай исемендәге яр буе территориясендә узачак. 10.00 сәгатьтә Тәүбә мәчете мәйданында старт биреләчәк. Финиш – «Дельфин» спорт мәктәбендә.

Акциянең төп максаты – йөрүне физик активлыкның иң табигый һәм уңайлы төре буларак популярлаштыру. Анда актив һәм сәламәт яшәү рәвешен яратучы, буш вакытын уңай һәм файдалы уздырырга теләүче һәркем катнаша ала. 

Акция тәмамлангач  һәр катнашучы исемле электрон сертификат алачак. Тик моның өчен алдан ук «Милләт сәламәтлеге Лигасы»ның рәсми сайтында теркәлергә  кирәк. Шулай ук оештыручылар катнашучылардан адымнарны дөрес санау өчен телефонга «Человек идущий» мобиль кушымтасын урнаштырырга да киңәш итә. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев