Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы ТОСлары республикада иң яхшылары

Мәртәбәле исемлеккә шәһәребезнең 22 территориаль иҗтимагый үзидарәсе кертелде.

“Елның иң яхшы ТОСы” республикакүләм бәйгесенә йомгак ясалды. Аның нәтиҗәләре буенча Чаллының берничә территориаль иҗтимагый үзидарәсе җиңүче дип танылды. 

1 урын һәм 1 миллион сум акчага «Радужный 60», «Центральный 7», «Гренада 4,5», «Энтузиасты», «Автозаводский», «Прибрежный 36» ТОСлары лаек булды. 
2 урын һәм 800 мең сум акча белән «45 комплекс», «56 комплекс», «59 комплекс», «Вахитовский» ТОСлары бүләкләнде.
3 урын һәм 600 мең сум акча 31 комплекс», «48 комплекс» , «Наш дом», «Вилюй» ТОСларына тапшырылды.
4 урын һәм 400 мең сум акча «50 комплекс», «51 комплекс», «Светлый», «Уютный» ТОСларына бирелде.
5 урын һәм 200 мең сум акча белән «Энергия», «Уют», «Тулпар», «37 комплекс» ТОСлары бүләкләнде.

Исемлектән күренгәнчә, иң яхшы территориаль иҗтимагый үзидарәләр Чаллыда һәм Казанда эшли. Башка шәһәрләрнең ТОСлары җиңүчеләр арасында юк. 

Бүләк итеп бирелгән акчага  иҗтимагый үзидарәләрнең территорияләрен матурлаячаклар, активистларны хөрмәтләячәкләр. Шулай ук финансларны ишегалды бәйрәме кебек чаралар оештыруга да сарыф итәчәкләр. 

"Энтузиасты" ТОСы рәисе Валентина Березникова белдерүенчә, акчаны нинди максатка сарыф итәсен алар урындагы халык белән җыелып хәл итәчәкләр. "Гадәттә исә без ишегалларына балалар һәм спорт мәйданчыклары куйдыртабыз", - дип белдерде безгә шәһәрдәшебез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев