Чаллы-Түбән Кама юлын ябалар
Яңалыклар тасмасы

Чаллы-Түбән Кама юлын ябалар

Ремонт эшләре 3 июньгә кадәр дәвам итәчәк.

Иртәгәдән башлап Чаллы-Түбән Кама арасындагы юлда төзекләндерү эшләре башланачак. Шул сәбәпле, биредә трассаның 4+325 һәм 9+325 км-ларында 6 көнгә транспорт хәрәкәте чикләнәчәк. Машина йөртүчеләргә әлеге участокларны үткәндә аеруча игътибарлы булу кирәклеген, юл билгеләре таләпләрен үтәү мөһимлеген искәртәләр. Ремонт эшләре 3 июньгә кадәр дәвам итәчәк. 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Нет комментариев