Чаллы тукталышларының берсендә кеше мәетенә тап булдылар
Яңалыклар тасмасы

Чаллы тукталышларының берсендә кеше мәетенә тап булдылар

Аны пенсионер ханым күреп ала.

30 июльдә Чаллының ЗЯБ бистәсендә аяныч вакыйга була. Биредә иртәнге 7дә пенсионер ханым «Рябинушка» тукталышында бернинди хәрәкәтсез яткан ир-атны күреп ала. Ул тиз арада урынга ашыгыч медицина ярдәме хезмәтен чакырта. Әмма инде аларның ярдәме кирәк булмый. Табиблар сүзенә караганда, ир-атның якынча 4 сәгать элек гомере өзелгән була. Мәгълүм булганча, ул шәһәрнең 47нче комплексында яшәгән.

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


фаҗига

Нет комментариев