Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы укучылары БДИ тапшыра башлады

Барлыгы быел Чаллыда 11нче сыйныфны 1900 бала тәмамлый.

Бүген 11 нче сыйныфлар өчен Бердәм дәүләт имтиханнары башланды. Укучылар рус әдәбияты, химия һәм география буенча сынау тота. Соңгысына килгәндә, Чаллыда бу фәнне нибары 28 кеше генә сайлаган. 

Киләсе атнда, төгәлрәк әйтсәк, 28 майда укучылар – рус теле, 31 майда – база һәм профиль дәрәҗәдәге математиканы тапшырачак. 4 июньдә – җәмгыять белеме һәм физика, 7-8 июньнәрдә – чит телләр (телдән) һәм информатика буенча сынау көтә. 11 июньгә биология, тарих фәннәре билгеләнгән. Шулай ук бу көнне чит телне язмача тапшыру каралган.

13 июньнән 21 июньгә кадәрге чор резерв көннәр өчен билгеләнгән. 

Барлыгы быел Чаллыда 11нче сыйныфны 1900 бала тәмамлый.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев