Чаллы укучылары халыкара олимпиадада җиңделәр
Кемнәр алар?
Казанда татар теле һәм әдәбияты буенча XIII Халыкара олимпиада үтте. Анда 5 чит илдән, Россиянең 30 төбәгеннән 500 кеше катнашты. Быел әлеге чара бөек шагыйребез Габдулла Тукай иҗатына багышланды.
Яшь филологлар республика һәм төбәк ара ярышларда җиңеп финалга чыктылар. Аллар эссе яздылар, тәрҗемә ясадылар, Тукай иҗатына анализ ясадылар.
Әлеге мәртәбәле чарада Чаллы укучылары да уңышлы чыгыш ясады. 6нчы мәктәп укучысы Алина Белова олимпиада җиңүчесе булды.
76нчы гимназия укучысы Владислав Захаров, «Адымнар» гимназиясеннән Шамил Зәйнуллин һәм 3нче мәктәптән Азалия Сыркина призер дипломы белән бүләкләнделәр.
Фотолар шәһәр хакимияте сайтыннан алынды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев