Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы укучысы Абдуллахка ярдәм кирәк!

Табиблар аның бөер өсте бизләрендә яман шеш тапты.

11нче мәктәп укытучылары, ата-аналар Абдуллах Ганиевка акчалата ярдәм җыя. Табиблар аның бөер өсте бизләрендә (надпочечники) яман шеш тапкан. Баланың хәле авыр. Бавыр, бөер һәм лимфа төеннәренә метастаза киткән. Россиядә аңа ярдәм итәргә алынмаганнар. Әти-әнисе Абдуллахны Стамбулга алып киткән. Анда балага операция ясарга тиешләр. Соңыннан дәвалану курслары үтәчәк. Әмма проблема акчага килеп терәлә. Чыгымнар күп. Операция һәм химия терапиясенә 70 мең доллар (якынча 6 миллион сум) таләп ителә. 

Абдуллах быел 7нче сыйныфны тәмамлаган. "Бигрәк тә футбол уйнарга ярата, ачык йөзле малай, шәригать кануннары буенча яшәүче гаиләдән", - ди укытучылары. Тамчыдан күл җыела диләр. Абдуллахка ярдәм итик.

Матди ярдәм киләсе номерлар буенча кабул ителә:

Әтисе Наил номеры: +7951 894 64 65 (Tinkoff картасы)

Апасы Гөлфия: +7951 894 64 65 (Сбербанк) 

Әнисе Эльвира номеры: +7 701 519 17 12 (KASPI GOLD (карта К3) - Төркия номеры


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

2

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ярдәм кирәк