Чаллы укучысы - «Абилимпикс» җиңүчесе
Ике ел рәттән иң яхшы дип табылган укучы кем ул?
Татарстанда "Абилимпикс" һөнәри осталык буенча региональ чемпионатының "Медицина һәм социаль тәрбия" компетенциясе нәтиҗәләре билгеле булды.
Гали Акыш исемендәге 84нче лицей-интернат укучысы Амелия Вәлиуллина барлык сынауларны уңышлы үтеп "Мәктәп укучысы" номинациясендә "Алтын" яулады.
"Безнең тырыш, максатчан укучыбыз бу категориядә ике ел рәттән республикада иң яхшы белгеч дип табылды. Без аның белән горурланабыз. Ул үзеңә ышану һәм тырышлык нәтиҗәсендә барлык киртәләрне җиңеп, уңышка ирешеп булачагын раслады. Киләчәктә дә уңышлар юлдаш булсын үзенә", - ди лицей-интернат директоры Фирдүсә Әюпова.
Амелияне чемпионатка укытучылар Елена Ермолаева белән Азалия Латыйпова әзерләгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев