Чаллы укучысы ЕГЭда 200 балл җыйды
Ул - россиякүләм олимпиадаларда призёр булган укучы.
26нчы гимназия укучысы Ильяс Аетдинов бердәм дәүләт имтиханында 200 балл җыйды. Математика һәм информатикадан аның эше 100шәр баллга бәяләнде. Ильяс мәктәптә дә яхшы укыган. Математика һәм информатика буенча ул - россиякүләм олимпиадалар призеры.
ЕГЭда югары балларга укытучыларның яхшы итеп әзерләве нәтиҗәсендә ирештем, дип саный Ильяс. Информатика укытучысы Елена Бадагиева һәм математика укытучысы Любовь Баевага ул рәхмәтен белдерә.
Фотолар шәһәр хакимиятеннән
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев