Чаллы яңалыклары

"Шәһри Чаллы" газетасы

16+
Яңалыклар тасмасы

Чаллы укучысы Татарстан Рәисенең игътибарын казанды

13 августта Чаллыда республика укытучыларының август киңәшмәсе үтте.

Аның кысаларында оештырылган күргәзмәдә Мулланур Вахитов исемендәге 2нче гимназиянең 3нче сыйныф укучысы Әмирхан Ахунҗанов Татарстан Рәисен үзенең «Гаилә паркы: шатлык, аралашу, актив ял киңлеге» дип аталган проекты белән таныштырды.
Әлеге эше белән ул Бөтенроссия яшь уйлап табучылар һәм рационализаторлар конкурсында җиңү яулаган. Макет яр буена туры килерлек зәңгәрсу-яшел төстә, төрле яшьтәге кешеләр өчен уңайлы зоналардан тора, анда кафе, үрдәкләрне ашата, көймәдә йөзә торган күл, балалар мәйданчыгы, фонтан, терраса, коляска яшендәге нәниләрнең әниләре өчен махсус ял итү урыннары, концерт һәм кино күрсәтү өчен амфитеатр һәм парк буенча хәрәкәт итү өчен фуникулер бар. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов кечкенә шәһәрдәшебезнең әлеге проектына аеруча игътибар итте. Әмирхан, форсаттан файдаланып, зур кунак белән фотога төшеп, истәлеккә аннан автограф алды.

– Улым түгел, үзем дә Рәисне якыннан беренче тапкыр күрдем. Бераз дулкынландык, әлбәттә. Шулай да Әмирхан каушамады, очрашудан канәгать калды. Теле бик иртә, яшь ярымда ук ачылды. Татарча да, русча да иркен сөйләшә, төрле шигырь бәйгеләрендә катнашып үсте, шуңа хәтере яхшы, чыгыш ясаудан курыкмый, – дип уртаклашты аның әнисе Чулпан ханым.

Ул – һөнәре буенча хисапчы, тормыш иптәше Марат – махсус техника проектлаштыру буенча белгеч. Ә улларының хыялы – архитектор булу икән. Ул конструкторлар җыярга ярата, «бишле»гә генә укый, архитектура һәм дизайн юнәлешле «ДА-ДА» 6нчы балалар сәнгать мәктәбендә дә шөгыльләнә.

Татарстанда «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты тормышка ашырыла.

Зөлфия Галим фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: яшь рационализатор