Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы укытучылары берәр млн сум грант алды

Әлеге бүләккә кемнәр лаек булды?

Бүгенге көндә Чаллының мәгариф системасында 7 меңнән артык хезмәткәр эшли. Аның 3 меңе укытучылар. 

Узган уку елында Чаллы укытучылары шәһәр, республика, Россия чараларында катнашып, җиңү яуладылар.  Мәсәлән, 26нчы гимназия укытучысы Станислав Казанкин,  79нчы лицей укытучысы Илнур Нәбиуллин, 19нчы мәктәп укытучысы Алсу Гарипова «Татарстанның ел укытучысы» бәйгесендә җиңде. 

Моннан тыш, узган уку елында югары нәтиҗәләргә ирешкән җитәкчеләр шәһәр мэры Наил Мәһдиев кулыннан грант алды. 26нчы гимназия директоры Андрей Сальников, 56нчы мәктәп директоры Рәмзия Зәйнуллина – берәр млн сумлык, «Шатлык» балалар бакчасы мөдире Илүсә Гамманова белән 15нче балалар иҗат йорты директоры Светлана Грачева 500әр мең сумлык грантка ия булды.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: грант укытучылар көненә