Чаллы укытучысы алданды
Яңалыклар тасмасы

Чаллы укытучысы алданды

Ул 1 миллион сумнан колак какты.

Мошенниклар капканына Чаллы укытучысы да эләкте. Дәрес вакытында аңа хокук сакчылары булып мошенниклар шалтырата. Аның исеменнән 1 миллион сум кредит алынуы турында хәбәр итәләр. Моны булдырмау өчен банктан кредит алырга кушалар. Бу - мошенникларның “тапталган” схемасы.  Полиция хезмәткәрләре күпме тапкыр кисәтүләр ясады. Алданучылар барыбер бар. 

43 яшьлек укытучы мошенниклар ничек әйтә бөтенесен дә эшли. 1 миллион сумлык кредит ала. Телефон аша аларга җибәрә. Алданганын өенә кайтып кергәч кенә аңлый. 

Әлеге факт буенча җинаять эше кузгатылды. "Әмма мошенникларның эзенә чыгу җиңелләрдән түгел, - ди Чаллы хокук сакчылары. Алар башка шәһәрдә теркәлгән телефон номерларыннан шалтырата. Тотылган очракта, аларга 10 елга кадәр ирегеннән мәхрүм ителү яный. 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


җинаять хокук полиция суд

Нет комментариев