Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы укытучысының 3 укучысы имтиханны 100 баллга тапшырды

Журналистлар укытучыдан мондый нәтиҗәгә ничек ирешүе белән кызыксынды.

Антон Ермаков 76нчы гимназиядә рус теле һәм әдәбиятыннан укыта. Быел аның 3 укучысы шушы фәннән бердәм дәүләт имтиханнарын 100 баллга тапшырды.

“Адымнар” гимназиясендә әлеге укучыларга премия тапшыру тантанасы үтте. Журналистлар укытучыдан мондый нәтиҗәгә ничек ирешүе белән кызыксынды. “Әзер рецепт юк дип саныйм. Иң мөһиме - укучымы ул, укытучымы, тырышырга, хаталар ясарга, аларны төзәтергә, бирешмәскә һәм алга барырга, җиңүгә ирешергә кирәк. Имтихан - ул очраклы уңыш түгел, ә ныклы әзерлек”, - диде Антон Олегович.

Инглиз теленнән имтиханны уңышлы тапшырган 57нче гимназия укучысы Адилә Харисова да шул ук фикердә. Тырышлык мөһим, ди. Имтиханга әзерләнгәндә чит тел мохитын булдырырга тырышкан: инглиз телендә фильмнар караган, интернет аша чит илдәге танышлары белән аралашкан.

“Хәзер икенчел система кертелү, ягъни телдән биремнәр дә булу белән бәйле, югары күрсәткечләргә ирешү кыенрак. Шуңа нык әзерләндем. Стрессларга бирешмәс өчен ял итәргә, дуслар белән күрешергә дә, спортка да вакыт таптым. Бүтәннәрнең төнлә дә дәрес әзерләгәнен ишеткәнем бар. Мин иртәнге 5 тә торып, 11дә йокларга ята идем”, - дип уртаклашты Адилә.

32нче мәктәптән Ильяс Тимиров рус теленнән 100 балл җыйган. Көненә 6-7, ял көннәрендә 11әр сәгать дәрес караган. Ул Түбән Новгородка, “суд һәм прокурор эшчәнлеге” дигән белгечлеккә укырга керергә хыяллана. Анда нәкъ менә рус теленнән яхшы күрсәткечләр кирәк. Тантанага аның әнисе Ләйсән ханым да килгән иде.  “Ильясның 100балл җыйганын иртәнге 5тә үк белдек, бик нык сөендек. Хәер, биреп кайту белән “яхшы бирдем” дигән иде. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев