Чаллы урамнары буйлап сәяхәт итүче кабан дуңгызын тоттылар
Яңалыклар тасмасы

Чаллы урамнары буйлап сәяхәт итүче кабан дуңгызын тоттылар

Аны котыру чиренә тикшерәләр.

Чаллы урамнары буйлап сәяхәт итүче кабан дуңгызы Интернет йолдызына әйләнергә өлгерде. Кем генә күрсә дә видеога төшереп социаль челтәрләргә элергә ашыкты. Кайларда гына булмады урман кунагы! Яр буе паркын да тикшерде, ЗЯБ поселогында да булып кайтты. Шунысы кызык: кешеләрдән дә курыкмый. Ахыр чиктә башкарма комитет шәһәрдәшләргә игълан белән чыкты. Күргән кешеләргә билгеле номерга шалтыратырга сорады. 

Ниһаять, кабан дуңгызын тоттылар. Аны белгечләр котыру чиренә тикшерә. "Кабан үзен яхшы хис итә. Тикшерү узгач, аны урманга җибәрәчәкләр", - ди шәһәр хакимиятенең матбугат хезмәте. 

 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


кабан дуңгызы

Нет комментариев