Шәһәрдә көчәйтелгән режимда эшлиләр.
Күпләп кар яву сәбәпле, коммуналь хезмәтләрнең эше артты. Соңгы көннәрдә алар көчәйтелгән режимда эшли. Шәһәр урамнарына бүген 420 кар чистарту техникасы чыкты. Аларның 220-се "Автомобиль юллары предприятиесе"неке.
"Түлек дәвамында эшлибез. Иң беренче чиратта җәмәгать транспорты йөрүче юллар чистартыла. Шулай ук мәктәп, балалар бакчасы, медицина учреждениеләре кебек социаль объектларга таба юллар кардан арындырыла", - ди "Автомобиль юллары предприятиесе" директоры Марат Анисимов.
Шәһәрдән барлыгы 500 мең куб метр кар чыгарылды. Узган ел белән чагыштырганда 2 тапкырга күбрәк, ди шәһәр хакимияте.
Нет комментариев