Чаллы урамнарына «КАМАЗ» машиналары куялар
Бу хакта мэр хәбәр итте.
Чаллының төрле урыннарына пьедесталга 15 «КАМАЗ» автомобиле куелачак.
Аларның 4се куелды инде. 2се – Вахитов боҗрасында, берсе – автогигантның генераль дирекциясе янында, берсе Орган залы янында.
Күпләр Чаллы мэры Наил Мәһдиевның бу идеясен хуплады. Ул «КАМАЗ» ГАҖ генераль директоры Сергей Когогинга кешеләр күп йөри торган урыннарга техниканы куярга тәкъдим итте.
«Шәһәрдәшләр һәм Чаллы кунаклары бездә җитештергән техниканы, Чаллы символын күрсеннәр, – ди мэр. – Бу Чаллының кирәкле һәм яхшы билгесе. Ул безгә легенадар КАМАЗлар башкаласында яшәвебезне тагын бер кат искәртә. Яратабыз, горурланабыз. Беренче төзүчеләргә, автомобиль төзүчеләргә илебез киңлекләрендә эшләүче автомобильләр өчен рәхмәт».
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев