Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы урамында 62 яшьлек ир-атның гомере өзелде

Ул юлны бүлеп торучы бордюрга килеп бәрелә.

5 апрельдә Чаллыда кеше үлеме белән бәйле юл-транспорт һәлакәте теркәлде. Вакыйга “Солнечный парк” торак комплексы каршында булды. Төнге сәгать уннар тирәсендә 62 яшьлек машина йөртүче Чулман проспекты буенча хәрәкәт иткәндә юлны бүлеп торучы бордюрга килеп бәрелә. Нәтиҗәдә, аның “ИЖ” автомобиле әйләнеп каплана. Беренчел мәгълүматлар буенча, йөртүче иминлек каешын эләктермәгән була. Вакыйга урынына килгән табиблар аның гомерен саклап кала алмыйлар. 

Белгечләр билгеләп үткәнчә, иминлек каешларын эләктерү машина йөртүче һәм алгы утыргычтагы пассажирның аварияләрдә һәлак булу яки имгәнү ихтималын – 50 процентка, арткы утыргычтагыларныкын 25 процентка киметә. Юл читенә әйләнгән вакытта исән калу ихтималлылыгын 5 тапкырга арттыра. “Барыгызны да юл хәрәкәте кагыйдәләрен төгәл үтәргә, юлларда игътибарлы һәм сак булырга чакырабыз”, – ди ЮХИДИ инспекторлары. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: фаҗига