Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы волонтёрлары Лисичанскта 2 млн порция аш әзерләгән

Бу хакта шәһәр мэры Наил Мәһдиев сөйләде.

Чаллы мэры Наил Мәһдиев "ВСЕ СВОИ" республикакүләм телемарафонында катнашты. Анда ул шәһәр халкының хәрбиләргә ярдәме турында сөйләде. Шулай ук эшмәкәр Рөстәм Гатинның кыр кухнясын искәртеп үтте. 

Исегезгә төшерәбез, Рөстәм Гатин командасы Лисичанск шәһәрендә 5 мең кешене кайнар аш белән тәэмин итә. Барлыгы 10 ашату-эчертү пункты булдырылды. Ел дәвамында волонтёрлар 2 млн порция әзерләгәннәр. Азык-төлек һәм кирәк-яраклар белән Чаллы тәэмин итеп тора. Мэр Наил Мәһдиев әйтүенчә, 350 тоннадан артык продукция җибәрелде. "Мохтаҗларны ашату - саваплы гамәл", - ди ул. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: татарстан МарафонВСЕСВОИ СВО ВСЕСВОИТМ