Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
Яңалыклар тасмасы

Чаллы халкы 900 млн сум акчасын мошенникларга күчергән

«Пенсионерларның интегеп эшләп җыйган акчаларын югалтуларына каравы бик авыр», – ди мэр.

Чаллы халкы мошенникларга ышанып, 900 млн сумга якын акчасын югалткан. Бу хакта шәһәр Советы утырышында Эчке эшләр идарәсе башлыгы Айрат Ханбиков хәбәр итте. Бер ел эчендә интернет җинаятьләр саны 6 тапкырга арткан. 

«Моның белән нидер эшләргә кирәк. Банк җәмәгатьчелеге белән җыелып, проблеманы хәл итү юлларын эзләү нияте бар. Ни өчен кеше аңлы рәвештә кредит алырга теләгәндә, аңа бик күп кәгазьләр җыярга туры килә, ә монда бер-ике минутта акча жуликлар счётына күчә? Пенсионерларның интегеп эшләп җыйган акчаларын югалтуларына каравы бик авыр», – ди мэр Наил Мәһдиев. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев