Чаллы халкы буран дип тормый: салкын бәкедә коена
Правослаие динен тотучылар Хач ману бәйрәмен билгеләп үтә.
Хач ману (Крещение) 3 урында - шәһәр пляжында, Боровецк чиркәве янында һәм Мәләкәс елгасының Серафим Саровский чиркәвеннән ерак булмаган елга өстендә - уза. Коенучылар өчен бөтен уңайлыклар да бар. Янда гына чишенү-киенү бинасы, шунда ук кайнар ризык белән сыйлыйлар. Биредә табиблар һәм коткаручылар да кизү тора.
Иң беренче атакай Андрей Дубровин елга суын изгеләштерде. Дин тотучылар әйтүенчә, андый су файдалы һәм ел буе саклана. Хач ману бәйрәменә башкарма комитет җитәкчесе Фәрид Сәлахов та килде.
Фотолар Чаллы хакимияте сайтыннан алынды
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев