Чаллы халкын бәйрәмгә чакыралар
Яңалыклар тасмасы

Чаллы халкын бәйрәмгә чакыралар

“Азатлык” мәйданында җырлы-биюле тамаша көтелә.

13 гыйнварда, гадәттәгечә, искечә Яңа ел бәйрәм ителә. Шул уңайдан “Азатлык” мәйданында концерт оештырылачак. Иҗади коллективлар чыгыш ясаячак, аттрационнар эшләячәк. Балалар өчен уеннар оештырылачак. Бәйрәм сәгать 17:30 башлана.

Җырлы-биюле тамаша “Энергетик” мәдәният сарае каршында да узачак. Монда бәйрәм сәгать 17:00 башланачак.

Яллардан соң бәйрәм чыршысын сүтә башлаячаклар. Иллюминацияләр алыначак. Бу хакта "Автомобиль юллары" предприятиесе директоры Марат Анисимов хәбәр итте.  


яңа ел бәйрәме

Нет комментариев