Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы халкын быел перловка белән дә сыйлаячаклар

Шәһәрдә 2,5 мең кешелек солдат боткасы пешерәчәкләр.

Җиңү көне уңаеннан Чаллы халкын гадәттәгечә солдат боткасы белән сыйлаячаклар. Барлыгы 2,5 мең кешелек ботка пешерергә уйлыйлар. Карабодай боткасыннан тыш, быел беренче тапкыр перловка белән дә сыйлаячаклар. 

Солдат боткасын ел да эшмәкәр, «Приют человека» хәйрия проекты җитәкчесе Рөстәм Гатин командасы пешерә. Исегезгә төшерәбез, Рөстәм Гатин Лисичанскта авыр хәлдә калган кешеләрне ашата. Җиңү бәйрәме уңаеннан ул Чаллыга ялга кайтты. 

Солдат боткасын Тукай яр буе, Энтузиастлар бульвары, Җиңү паркы мәйданында сәгать 11:30 авыз итеп була. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев