Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы халкын «Яшел марафон»да катнашырга чакыралар

Җиңүчеләргә бүләкләр вәгъдә итәләр.

20 май көнне Чаллының Яр буе паркында “Сбербанктан Яшел марафон – 2023” ярышлары узачак. Анда теләгән һәркем катнаша ала. Әлеге чара Россиянең 60 шәһәрендә уза. Әмма Татарстан буенча бары тик безнең шәһәрдә генә. Быел ул Чаллыда 10нчы тапкыр үткәрелә.

“2021 елда марафонда 1500 кеше катнашты. Быел шәһәрдәшләр өчен 4,2 км һәм 10 км дистанцияләр әзерләнде. Балалар 420 метр йөгерәчәк. 10 км йөгерергә теләүчеләрнең үзләре белән терапевттан справкасы булырга тиеш”, - ди спорт идарәсе башлыгы Роман Нәсрединов. 

Марафонда катнашырга теләүчеләр 14 майга кадәр “Яшел марафон-2023” сайтына кереп теркәлү узарга тиеш. Онлайн рәвештә теркәлергә өлгермәгәннәр көнне языла ала. 

“Бу спорт чарасы гына түгел, биредә социаль, экологик акцияләр дә узачак. Агач утыртачакбыз, сәламәтлек турында лекцияләр үткәрәчәкбез”, - ди “Татарстан Банкы” корпоратив клиентлар белән эшләү бүлеге җитәкчесе Ирина Баутина.

Теркәлү иртәнге сәгать 9:00 башлана. 10:45 – балалар йөгерә. Соңыннан 4,2 дистанциясенә йөгерәчәкләр. Сәгать 12:20 - 10 км дистанциясенә. 14:00 – җиңүчеләрне бүләкләячәкләр. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: йөгерү