Чаллы халкын урамда кино карарга чакыралар
Яңалыклар тасмасы

Чаллы халкын урамда кино карарга чакыралар

Ул ял көннәренә туры килә.

Атнаның һәр җомга һәм якшәмбесе шәһәрнең җәмәгать урыннарында кино күрсәтәләр.

“Азатлык” мәйданына, Г.Тукай исемендәге Яр буена һәм Шишкин бульварына 9 июнь көнне сәгать 18:00 һәм якшәмбе сәгать 17:00 килергә була. 

7 июнь көнне сәгать 19:00 24нче мәктәп спорт мәйданында, Кереселидзе бульварында, 51/04А йорты янында көтеп калалар. 

8 июнь көнне 23/02, 48/06, 53/29, 25/25, 26/4, 49/11 йортлары мәйданында, 9 июнь көнне сәгать 19:00 42нче мәктәпнең спорт мәйданында кино күрсәтәчәкләр. 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


урамда кино карау

Нет комментариев