Чаллы халкын җылы белән тәэмин итүче предприятиегә 50 ел
Юбилей тантанасы «Мастеровые» театрында узды.
"Татэнерго" АҖ филиалы Яр Чаллы җылылык челтәрләре предприятиесе коллективы бүген 50 еллык юбилеен билгеләп үтте. 500гә якын хезмәткәрне берләштергән преприятие 3000нән артык кулланучыга хезмәт күрсәтә.
Айрат Зәйнуллин җитәкчелегендәге коллектив Чаллы халкын өзлексез рәвештә җылылык белән тәэмин итә. Ул киләсе җылыту сезонына әзерлекне агымдагы елның январеннән башлап җибәрде.
Коллективны олы юбилей белән котларга "Татэнерго" АҖ генераль директоры Раузил Хаҗиев, шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе Фәрит Сәлахов килгән иде.
"Мин беренче чиратта предприятиенең беренче җитәкчеләренә, ветераннарга рәхмәт белдерәм. Алар Чаллы халкына җылы гына түгел, сәламәтлек тә бирәләр, чөнки җылы урыннарда эшләү һәм яшәү кеше өчен мөһим. 2013 елдан коллектив белән шәһәрнең торак-коммуналь хуҗалыгын яхшы белгән Айрат Зәйнуллин лаеклы дәвам итә", - диде Раузил Хаҗиев.
Ул коллективны ТР Хөкүмәтенең рәхмәт хаты, ә Айрат Зәйнуллинны ТР сәнәгать министры Олег Коробченконың Мактау грамотасы белән бүләкләде.
Шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе Фәрид Сәлахов та коллективка рәхмәт әйтте.

Бәйрәм бүләкләргә бай булды. Хезмәткәрләргә һәм ветераннарга махсус бүләкләр тапшырдылар. Хезмәттә аеруча зур уңышларга ирешүчеләр Россия Энергетика министрлыгы, Чаллы мэры, башарма комитет җитәкчесенең, торак-коммуналь хуҗалык идарәсенең, Яр Чаллы җылылык челтәрләре предприятиесенең Мактау грамоталарына, Рәхмәт хатына лаек булдылар.
Махсус хәрби операциядә катнашучы Илнар Арсланов белән Валерий Лаптев Россия Энергетика министрлыгы Мактау грамотасы белән бүләкләнде. Аларның бүләген хатыннары алды.

5нче разрядлы слесарь, предприятиегә 40 ел гомерен багышлангар Рафик Гомәров Чаллы мэрының Мактау Грамотасы, җәмәгатьчелек белән элемтә бүлеге белгече Ләйсән Ханова НЧТС директорының Мактау грамотамы белән бүләкләнде.

Предприятие директоры Айрат Зәйнуллин үзеннән алда эшләгән җитәкчеләргә, ветераннарга, коллективка рәхмәт белдерде.
"Без Россиядә иң алдынгы предприятие, заманча технологияләрне ил күләмендә без беренчеләрдән булып эштә кулланабыз", - дип горурланды ул.
Коллектив СВОдагы егетләре белән дә горурлана. Андагы хәрбиләрне дә ярдәмнәреннән ташламый. Ир-егетләргә барлыгы 8 млн сумнан артык ярдәм күрсәтелгән.
Тантаналы өлештән соң коллектив "Мастеровые" театрының "Чужие деньги" спектаклен карады.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев