Чаллы халкының ¼ өлеше яшьләр
Шәһәрдә аларның көнкүрешен, ялын ничек оештыралар?
Чаллыда яшьләр белән эшләү инде 3 ел дәвамында Республика район һәм шәһәрләре арасында иң эффектив сәясәт булып санала.
Ел саен 200 якын проект гамәлгә ашырыла, 6 меңләп төрле чаралар уза. 3300 кеше 98 бушлай түгәрәкләргә йөри. Аларның күбесе аз тәэмин ителгән гаиләләрдә тәрбияләнүчеләр.
Яшьләргә психологик ярдәм күрсәтү дә мөһим юнәлешләрнең берсе булып тора. 14-35 яшьлекләр арасында психотроп матдәләр куллану, гаджетлар белән кирәгеннән артык мавыгу, буллинг, яшьтәшләре белән кырыс кылану – актуаль проблема булып тора. Шуңа да яшьләрне эчке конфликтлар белән көрәшергә өйрәтү бурычы куелган. Чаллыда яшьләр өчен бушлай ышаныч телефоны эшли.
Патриотик тәрбиягә соңгы елларда аеруча зур игътибар бирелә. «Форпост» оешмасына йөрүчеләр төрле чаралар оештырганда куркынычсызлыкны тәэмин итүдә ярдәм итә, рейдларда катнаша.
Ишегалдында спорт мәйданнары эшли. 2024/2025 сезон нәтиҗәләре буенча ишегалдындагы хоккей кортларында 32 команда ярышкан, ишегалды командаларында 1126 яшүсмер катнаша.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев