Чаллы хәрбиенә - дәүләт бүләге
Яңалыклар тасмасы

Чаллы хәрбиенә - дәүләт бүләге

Илдар Зарипов махсус хәрби операциягә үз теләге белән китте.

Шәһәрдәшебез Илдар Зариповның хәрби эшчәнлегендә шатлыклы вакыйга булган. Ул Россия Президенты Владимир Путин Указы нигезендә Суворов медале белән бүләкләнгән. 

Ул махсус хәрби операция зонасындагы егетләргә ниләр кирәклеген белешергә баргач, үзе теләп шунда калган иде. 

 «Әти, Чаллыга кайтмыйм, мондагы дусларыма мин кирәгрәк», – дип шалтыратты. Без каршы килмәдек. Кирәк әйберләрен, киемнәрен җыеп җибәрдек. Бер елга контракт төзегән иде. Инде ике ел булды.  Ике тапкыр ялга кайтты. Сөйгәне белән никах та укыттык. Улым контракт төзүенә үкенми. Аллаһка шөкер, кәефе күтәренке, – ди  хәрбинең әтисе, эшмәкәр, егетләргә даими гуманитар йөк илтүче  Фәрит Зарипов.

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


МАХСУС хәрби операция Дәүләт бүләкләре контрактник

Нет комментариев