Чаллы хастаханәсе Мәскәүнең кардиология үзәге белән хезмәттәшлек итә
564
0
Бу хакта Мәскәүдә килешү төзелде.
Мәскәүнең академик Е.Чазов исемендәге милли медицина тикшерү үзәге белән Чаллының Р.Акчурин исемендәге ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү хастаханәсе арасында хезмәттәшлек турында килешү төзелде.
Документка үзәкнең генераль директоры Сергей Бойцов белән БСМПның баш табибы Марат Мөхәммәдиев имза куйды.
"Бу Ренат Акчурин исемен мәңгеләштерү һәм бергә хезмәттәшлек итү дә", - диде Сергей Бойцов.
ТР Сәламәтлек саклау министры Марсель Миңнуллина аңа Татарстанга ярдәм иткәне өчен рәхмәт белдерде.
Яклар фәнни, клиник һәм белем бирү буенча фәнни-тикшеренү өлкәләрендә уртак эшчәнлек турында сөйләштеләр.
Академик Ренат Акчурин Мәскәүнең нәкъ шул үзәгендә озак еллар эшләгән.
Тантанда ТР премьер-министр урынбасары, Татарстанның Россичдә вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин, ТР Сәламәтлек саклау министры
Марсель Миңнуллин, Чаллы мэры города Наил Мәһдиев, РФ Дәүләт Думасы депутаты Айрат Фәррахов, Татарстан табилары, Ренат Акчуринның хатыны һәм улы катнашты.
Чара Мәскәүдә Татарстан вәкиллеге каршындагы табиблар Клубы утырышы кысаларында, ТР сәламәтлек саклау учреждениеләре баш табиблары катнашында үтте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Оставляйте реакции
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Расскажите друзьям
- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- Telegram
Нет комментариев