Чаллы хастаханәсен роботлар җыештыра
Бу хакта сәламәтлек саклау учреждениесе хәбәр итте.
Ренат Акчурин исемендәге ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү хастаханәсендә роботлар эшли башлады.
Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы ярдәме белән БСМПны Роби һәм Рича роботлары җыештыра.
«Ярдәмчеләргә бөтен хастаханә белән исем сайладык. Роби белән Рич эшкә керештеләр: клиниканың коридорларын чистарталар. Аларны күрсәгез елмаегыз, алар сезнең өчен тырыша», – диләр хастаханәдә.
Фото скриншот
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев