Чаллы хастаханәсенә имгәнеп килүчеләр күбәйде
Сәбәбе - бозлавык.
Узган атнаның җомгасында шәһәрнең травматология бүлегенә 125 кеше мөрәҗәгать итсә, ял көннәрендә имгәнеп килүчеләр бермә-бер арткан. Шимбә-якшәмбе көннәрендә 181 кешегә медицина ярдәме күрсәтелгән. Бу хакта Чаллының ашыгыч ярдәм күрсәтү хастаханәсенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Өч көн эчендә 18 кешене травматология бүлегенә салганнар.
Балалар арасында да зыян күрүчеләр шактый. Җомгадан якшәмбегә кадәр 243 яшүсмер Кама балалар медицина үзәгенә мөрәҗәгать иткән. Зыян күрүчеләрнең бер өлеше урамда таеп егылган. Бәхеткә, аяк-кул сындыручылар аз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев