Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы хастаханәсенең элеккеге баш табибы велосипед белән Уралга барган- ФОТОЛАР

58 яшьлек табиб 840 км юл үткән.

Илдар Хәйруллин бу хакта үзенең социаль челтәрендә хәбәр итте. 

Илдар Индусович велотурга берүзе бер атнага якын барган. «Тур-де-Урал туры ярдәме белән «перезагрузка» ясадым. 6 көндә 840 км юл үтеп, илебезнең матур урыннарын карадым. Көтелмәгән хәлләр белән очрашканда игелекле кешеләр ярдәм итте. Уй-кичерешләр күп. Үземнең һәм велосипедның мөмкинлекләрен ачыкладым. Каршылыклар аша алга хәрәкәт итәргә. Рухи көч алдым, хәзер иң мөһиме: аны югалтмаска», – ди ул. 

Илдар Хәйруллин Татарстанның танылган табибы. Табиблар дианстиясе вәкиле. Ул С.Курашов исемендәге КДМИ институтының «Дәвалау эше» факультетын һәм интернатура тәмамлаганнан соң, Алабуга үзәк хастаханәсендә табиб-хирург булып эшли. 7 ел Чаллының икенче шәһәр хастаханәсенең хирургия бүлеген, 2008 елдан ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсен, 2015 елдан республика онкология диспансерын җитәкли.

Ул бүгенге көндә Мәскәүнең Н.Пирогов исемендәге беренче клиник хастаханәсе җитәкчесе булып эшли. 

Фотолар Илдар Хәйруллинның «Вконтакте» битеннән алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

8

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: БСМП сәламәтлек саклау табиблар династиясе күренекле хирург Пирогов исемендәге клиника