Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Яңалыклар тасмасы

Чаллы хокук сакчысының үлемен махсус комиссия тикшерәчәк

Вафат булган ир-ат эшкә отпусктан чыккан гына булган.

Чаллыда полиция хезмәткәре үлемен махсус комиссия тикшерәчәк. Бу хакта ТР Эчке эшләр идарәсе хәбәр итте. 

«13 январьда Россия Эчке эшләр министрлыгының Яр Чаллы шәһәре буенча идарәсе хезмәткәре үз-үзенә утлы корал белән атып кул салды. Һәрьяклап тикшерү һәм фаҗиганың барлык шартларын ачыклау өчен ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы аппараты хезмәткәрләреннән махсус комиссия төзелде», – диелә хәбәрдә. 

Исегезгә төшерәбез, хокук сакчысы Марсель Камалетдиновны бүген иртәнге сәгать 8дә кабинетында яралы килеш таптылар. Аны БСМПга озаттылар, тик гомерен саклап кала алмадылар. Камалетдиновка 35 яшь булган. 10 елдан артык полиция бүлегендә хезмәт иткән. Узган ел аны «Комсомол» полиция бүлегеннән җинаятьчеләрне эзләү оперативнигы итеп билгеләгән булганнар. Өйләнмәгән, балалары юк. Хезмәттәшләре югары бәяли. Эшкә отпусктан чыккан гына булган. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев