Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы җырчысы Илшат Хәмәдиевне шаккатырганнар

«Күл буенда үткән рәхәт чакларны искә төшерде ул миңа», - ди Илшат.

Танылган Чаллы җырчысы Илшат Хәмәдиев "Күл буена кил әле" дип аталган өр-яңа җырын тәкъдим итте. Илшат белән элемтәгә чыгып, бу җырның язылу тарихын белештек.

"Җәй буе Илнур Фәйзуллинны күл буена балыкка чакырдым. Тик аның вакыты булмады. Көзен исә мине шаккатырып, шундый исемдә өр - яңа җыр алып килде ул. Аның сүзләрен танылган шагыйрь Галиәхмәт абый Шахи язган. Бик матур җыр килеп чыкты. Күл буенда үткән рәхәт чакларны искә төшерде ул миңа", - ди Илшат. 

Җырның заставка өлешендәге фотоны да Илшат үзе төшергән. "Алдан белгән күк, җәен күл буен фотога төшереп телефоныма саклап куйганмын", - ди җырчы. Бүгеннән әлеге җырны интернеттагы барлык музыкаль мәйданчыкларда да чыгачак.

Хәзер Илшат Хамадиев тагын бер яңа җыр өстендә эшли. Аның клибын да төшерә башлаганнар.

Тагы да кызыклырак яңалыклар - "Шәһри Чаллы" газетасының Телеграмм каналында 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев