Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Яңалыклар тасмасы

Сәрия Нәбиуллина: «Шаккаттылар, ник алай иттең диләр»

Чаллы җырчысы «марафон» оештырган.

«Пятачок» йолдызы Сәрия Нәбиуллинаның статусларында кызыклы видеоларын күреп алдык. Ул шәһәрне җәяүләп үткән!  “Шәһри Чаллы”га бу идеясын ничек тормышка ашыруын сөйләде.

«Оныгым Ралинага 12 яшь тулган көнне аларга кунакка бардым. 37нче комплекста яшиләр. Котлагач, бүләкләремне биреп, бәйрәм табыны янында котлашкач, кайтырга чыктым. Киленем илтеп куярга тәкъдим итсә дә баш тарттым. Шунда «Ә ник әле 50нче комплекска кадәр җәяү кайтмаска» дигән уй килде. Әкренләп кенә атладым. Ул көнне яңгырлы иде, ява башласа, агач астында ышыкта туктаганын көттем, шунда статуска куяр өчен видеолар төшердем. Ике сәгать ярымда кайтып җиттем! Әгәр кибеткә кермәгән, танышларымны очратмаган булсам, тагын да азрак вакыт китәр иде. Күбесе шаккатты инде, ник алай иттең, диләр. Ә минем җәяү кайтасым килде менә. Балачакта күрше авылга йөреп укыдык, җәяү күп йөри идек. Хәзер гел машинада йөрибез шул. Икенче көнне бераз аяклар авыртты, шуңа күршем белән балалар мәйданчыгы тирәли 10 тапкыр әйләндек. 7 еллап элек мин кичләрен йөгерергә чыга идем. Шул гадәтемне кайтарасым килде. Тик таныш табиб атлап йөрүдән башлау дөресрәк булыр дип киңәш итте»

Исегезгә төшерәбез, озак еллар укытучы булып эшләгән шәһәрдәшебезгә быел 65 яшь тула. Бу “марафон”ында ул бернинди әзерлексез 7 километр ара үткән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев