Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы зиратыннан ерак түгел көчле авария булды

Урында берничә км-га сузылган пробка барлыкка килде.

Бүген иртән Чаллыда, Минзәлә трактында, көчле юл-транспорт һәлакәте булды. Орловка боҗрасыннан соң, зираттан ерак түгел урында, җиңел машина фурага килеп бәрелде. Соңгысының янәшәдәге юлдан борылып чыккан чагы була. Социаль челтәрләрдәге видеодан күренгәнчә, кроссовер аның астына килеп керә. Нәтиҗәдә аның алгы өлеше тулысынча диярлек изелә. 

Зыян күрүчеләр хакында әлегә төгәл мәгълүмат юк. Урында инспекторлар эшли. Авария сәбәпле биредә берничә км-га сузылган пробка барлыкка килде. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев