Чаллы журналистлары союзының рәисен сайладылар
Ул - «СТВ-МЕДИА» холдингы генераль директоры.
Татарстан Журналистлар берлегенең Чаллы бүлегенә яңа рәис сайланды. Ул - «СТВ-МЕДИА» холдингы генераль директоры Әбделхак Батюшов. Бу хакта бүген шәһәрнең IT-паркында бүлекчәнең журналистлар утырышында мәгълүм булды.
Әбделхак Мостафович Массакүләм мәгълүмат чаралары үсешенә зур өлеш керткән шәхес. Татарстан Республикасынының атказанган матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр хезмәктәре дигән мактаулы исемгә ия. Шәһәр Советының мәгариф, мәдәният, милли мәсьәләләр, яшьләр эшләре һәм спорт буенча даими комиссия рәисе булып тора.
Әбделхак Мостафовичның кандидатурасын Татарстан Журналистлар берлеге рәисе Илшат Әминов тәкъдим итте. Яңа рәисне әлеге вазифага каләм осталары бертавыштан сайлады.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев