Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы журналисты мемуарлар китабы чыгарды

Ул шулай ук Форво сайтында татар теленең аудиосүзлеген тулыландыру өстендә эшли.

Чаллының ветеран журналисты Фәһим Җиганшин үзенең 75 еллык юбилеен үзенчәлекле вакыйга белән билгеләп үтә. Шушы көннәрдә аның «Хәтердән җуелмас мизгелләр» дип исемләнгән мемуарлар җыентыгы чыкты. 

«Аның туган телдә язылган истәлекләре якташлары, туганнары һәм хезмәттәшләре өчен кызыклы булыр. Чөнки Фәһим Җиһаншин тормыш юлын йөрәге кушканча үткән кеше», – ди хезмәттәше, танылган журналист Илисә Ганиева. 

Фәһим Җиһаншин Татарстанның Буа районында туган. Аның тегермән тоткан бабасын халык дошманы итәләр. Бу аның улы гына түгел, оныгының язмышында да чагылыш таба. Фәһим Мөхәммәтхади улы әтисез үсә. Аның әтисен 10 елга Магаданга җибәрәләр. Малай әтисез үсүнең барлык кыенлыкларын үз җилкәсендә татый. Шулай да ул авылдашларын, укытучыларын, балачак дусларын китабында җылы яктан гына искә ала.

 Укырга яратуы, белемгә омтылуы нәтиҗәсендә гади авыл малае имтиханнарны уңышлы тапшырып, ул Мәскәү Дәүләт университеты карамагындагы Көнчыгыш телләр институтына укырга керә. Әмма халык дошманы оныгы дигән исем институтка да килеп ирешә. Бер ел укыгач, аны уку йортыннан чыгаралар. Егет армиягә китә. 

Фәһим Җиһаншин 1976 елда автогигантка килеп урнаша. Хезмәт юлын РИЗда шомартучы булып башлап җибәрә. Бервакыт «Нур» газетасы редакторына үзенең шигырьләрен тәкъдим итә. Зәки Ханәфиев аның оста каләмен күреп ала һәм эшкә чакыра. Фәһим «Нур», «Вести КамАЗа», җәмәгатьчелек белән элемтә үзәгендә эшли. Үзенең мемуарларында автогигантның җитәкчеләре Иван Костин, Сергей Когогин, хезмәттәшләре турында сөйли. 

Ул гомере буена чит телләр өйрәнә. 107 илнең гимнын татар теленә тәрҗемә итә.  Төрекмәнбашының «Руханама» китабын татарчалаштыра. 2007 елда Сапар Мурат Ниязовка автогиганттан үз иле өчен 4 мең йөк машинасы алырга ярдәм итә. 

Фәһим Җиһаншин – илебезнең, Татарстанның ватанпәрвары, ул татар телен камил белә, аны үстерергә тырыша. Туган телебезнең сагында тора. Ул үзенең хезмәттәшләре белән бергә Форво сайтында татар теленең аудиосүзлеген тулыландыру өстендә эшли. Хәзер бу сүзлектә бер миллионнан артык сүз һәм әйтем бар.  Фәһим Җиһаншин бу эшен бушлай башкара. 

Туган телен ихластан яраткан хезмәттәшебезнең «Хәтердән җуелмас мизгелләр» китабы күпләрнең күңеленә хуш килер дип ышанабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: мемуарлар китабы