Чаллыда 1 эшсез кешегә - 9 вакансия
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда 1 эшсез кешегә - 9 вакансия

Аеруча шофёрлар һәм табиблар җитми.

"Чаллыда 1 эшсез кешегә 9 вакансия туры килә. Узган ел 5 вакансия иде", - ди мәшгульлек үзәге директоры Татьяна Быданова. Мондый үзгәреш шәһәр предприятиеләренең кадрларга ихтыяҗы зур булуын күрсәтә. 

Гадәттә машина йөртүчеләр, слесарь, станок һәм манипуляторлар көйләүчеләр, инженерлар, табиблар, шәфкать туташлары, тәрбиячеләр җитми. 

Ел башыннан мәшгульлек үзәгенә 4 мең кеше мөрәҗәгать иткән. Шуларның 3 меңнән артыгын эшкә урнаштырганнар. 
 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


хезмәт мәшгульлек

Нет комментариев