Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда 1 меңнән артык машина йөртүче исерек килеш тотылды

Шәһәрнең баш автоинспекторы Радий Кадиков юл кагыйдәләрен бозучылар турында сөйләде.

Быел гына да автоинспекторлар тарафыннан 55 меңгә якын юл йөрү кагыйдәләрен бозу очрагы теркәлгән. Исерек килеш машина йөртүчеләр саны - 1092, машина йөртү таныклыгы булмаганнар - 661, куркынычсызлык каешын эләктермәүчеләр - 8385, техник яктан төзек булмаган машина белән идарә итүчеләр - 9457.

Баш автоинспектор Радик Кадиков, төзек булмаган машиналар саны күп булуга карамастан, алар белән килеп чыккан бер генә дә юл-транспорт һәлакәте теркәлмәве хакында әйтте.

"Бүгенге көндә чагыштырмача яңа машиналар кулланышта. Бу шулай ук зур роль уйный. Төзек булмаган машиналар белән аварияләрнең теркәлмәве тагын бер кат юллардагы һәлакәтләр кеше факторларына бәйле булуны күрсәтә", - диде ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев