Чаллыда 10 яшьлек бала һәлак булды
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда 10 яшьлек бала һәлак булды

Ул 9нчы каттан егылган

Чаллыда бу сезонда икенче шундый фаҗига: 10 яшьлек кыз бала 9нчы каттан егылып төшеп һәлак булды.

Коточкыч хәл 31/12 йортында килеп чыга. Алдан алынган мәгълүматларга караганда, 10 яшьлек мәктәп укучысы тугызынчы каттагы балконнан егылып төшкән.

Бала алган җәрәхәтләреннән вакыйга урынында ук җан биргән. Фаҗига булган вакытта кыз бала өйдә берүзе булган дип хәбәр ителә.

Хәзерге вакытта хокук саклау органнары вакыйганың барлык нечкәлекләрен һәм сәбәпләрен ачыклый.

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


бала үлеме Һәлакәт

Нет комментариев