Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда 10 яшьлек баланы елан чакты

Аны реанимациягә озаттылар.

Кама балалар медицина үзәгендә быел еланнан зыян күргән беренче пациенты кабул иттеләр. 10 яшьлек яшүсмерне реанимациягә озаттылар. Соңыннан, хәле яхшыргач, профиль бүлеккә күчерделәр. Хәзер аның гомеренә куркыныч янамый, ди табиблар.

Елан чаккан очракта, зыян күрүчегә тиз арада медицина ярдәме күрсәтелергә тиеш. Чаккан урын шешә, агуы таралып, кан әйләнешен туктата башлый. Некроз башлана. Кичектермичә, хастаханәгә мөрәҗәгать итәргә кирәк. 

“Агуны чыгару максатыннан яраны суырырга, кысарга ярамый. Өстенә чиста марля кисәге каплап, зыян күрүчене тизрәк хастаханәгә алып килергә кирәк. Елан чаккан әгъзаны селкетмичә, шина куеп килсәң хәерлерәк", - ди КДМЦ анестезиология һәм реанимация бүлеге мөдире Дмитрий Столяров.

Еланнан зыян күргән пациентларны Кама балалар медицина үзәгенең 1 терминалында кабул итәләр.  

Быел җәй коры килде. Белгечләр алдан ук еланнар күп булачагын кисәтеп куйды. Безнең җирлектә аеруча кара елан куркыныч булып санала. Ул тузбаш елан белән охшаш. Әмма башында сары тимгелләре булмавы белән аерыла.  


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кама балалар медицина үзәге