Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда 100 яшьлек әби сайлауларда үз тавышын бирде

“Илләр, көннәр тыныч, киләчәк гомерләр шатлыклы булсын», - дип теләкләр теләде.

Чаллыда 100 яшен тутырган шәһәрдәшебез Минхәят Якупова да сайлауларда катнашты. 98 яшенә кадәр ул сайлау участокларына үзе йөри торган булган. Бу юлы бюллетень һәм тартма тотып сайлау комиссия вәкилләре аның өенә килде. 

“Илләр, көннәр тыныч, киләчәк гомерләр бәхетле, шатлыклы булсын. Ризыклы булып исән-сау эшләргә язсын”, дип теләкләр тели-тели бюллетеньне урнага үзе салды. 

Минхәят апа Зәй районының Аксар авылында туып үскән. 4 класс белеме бар. Аның яшьлеге, иң матур чагы Бөек Ватан сугышына туры килгән. Ул елларны шәһәрдәшебез тетрәнеп искә ала. 

“Безнең яшьлекне сөйләсәң, тарихка сыярлык түгел. Ул сугыш вакытлары... Ачлык-ялангачлык. Шулай булса да, эшләдек тә, ашадык та, Аллаһка шөкер! Ул вакытта техника юк. Кул белән генә эшләү иде. Урагын да урасың, печәнен дә чабасың, бәрәңгесен дә утыртасың”, - ди Минхәят Якупова. 

Сугыштан соң Минхәят апа Зәй Гидроэлетростанциясендә изолировщик булып эшли. Лаеклы ялга да шуннан чыга. 50 яшендә ул Чаллыга кайтып төпләнә. Шунысы аяныч: Минхәят апа бер тапкыр да кияүгә чыкмаган. “Язмыш, берни эшләп булмый”, - ди. Бүген ул ГЭС бистәсендә яши. Коръән укый, ураза тота. Бер көн намазын калдырмый. СөбхәнАллаһ!

“Минхәят апа – әтиемнең апасы була. Шулхәтле намуслы, тыйнак ул. Ашарына үзе пешерә, өен дә җыештырып куя. Хәтта керен дә юа. Аш-сулар үткәргәндә матур итеп Коръән укый. Без үзебез Зәйдә торабыз. Атна саен аның янына кайтып йөрибез. Аның изге догалары гына безне саклап йөртә”, - ди Әнисә Вәлиуллина. 

Минхәят апа сайлау комиссиясе вәкилләренә, шәһәр халкына да теләкләрен теләде.

“Бу дөньяда иң мөһиме – сәламәтлек. Һәммәгезгә дә исән-сау эшләргә, без күргәннәрне күрмичә үз өегездә, үз илегездә имин яшәргә насыйп булсын. Хәрбиләргә үз гаиләләренә исән-сау кайтырга язсын. Аллаһның рәхмәтендә булыгыз!” – диде ул. 

Минхәят ападан озак яшәү серен дә сорамыйча булдыра алмадык. Ул:

“Белмим мин аның серен. Аллаһы Тәгалә шулай гомер биргән. Яшем җитте инде ди китеп тә булмый. Киткәч, аннан кайту юллары да юк. Шуңа күрә бу дөньяда изге гамәлләр кылып яшәргә кирәк”, - дип җавап бирде. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев