Яңалыклар тасмасы

Чаллыда 11 йөк вагоны рельстан чыкты

Һәлакәт Комсомло районында булды.

Авторемонтная урамы янындагы «Железнодорожное управление» җәмгыятенең тимер юлында планлы маневр эшләре вакытында күңелсез хәл – 11 буш йөк вагоны рельстан чыкты. Татарстан Республикасы буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Баш идарәсе хәбәр итүенчә, зыян күрүчеләр юк. Тимер юлның янәшә участокларында поездлар хәрәкәте туктатылмаган, расписаниедән тайпылышлар булмаган.
Вагоннарның рельстан чыгу нәтиҗәләрен бетерү өчен объект хуҗасы бригада оештырган. Ремонт эшләрен бүген тәмамларга җыеналар. Һәлакәтнең сәбәпләрен махсус техник комиссия ачыклый.


вагон рельстан чыкты

Нет комментариев