Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
Яңалыклар тасмасы

Фото: Чаллыда 11 ветеранга медаль бирелде

Медальләрне мэр тапшырды.

Чаллыда 11 ветеранга «1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы»  медале тапшырылды. Чара Тантаналар сараенда үтте. 

«Бүген Россия Президенты, ТР Рәисе кушуы буенча сезгә юбилей медальләре тапшыру бәхете елмайды. Сез тормыш тәҗрибәсенә бай. Бөек Ватан сугышы елларында туган илгә мәхәббәт, намуслы хезмәт, Ватанга хезмәт итү сезне берләштергән. Без, бүгенге заман вәкилләре, сезнең хәрби һәм хезмәт батырлыгыгызны югары бәялибез. Сезнең балаларыгыз, оныкларыгыз, оныкчыкларыгыз булу – безнең өчен горурлык. Сезнең аркада илебез, республикабыз, шәһәребез яши», – диде Чаллы мэры Наил Мәһдиев. 

Юбилей медаленә тыл хезмәтчәннәре Әминә Газизова, Миңнебану Галиуллина, Мәрзия Зәйнуллина, Зәки  Маннанов, Татьяна Минеева, Любовь Митрофанова, Валентина Ремизова, Зоя Федорова, Валентина Филиппова, Миңнесорур Хуҗина, Галина Шалавина лаек булды. Аларның һәрберсе сокланырлык гомер юлы үткән. 

Фото шәһәр хакимияте сайтыннан алынды. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: фотография Бөек Җиңүнең 80 еллыгы юбилей медале