Чаллыда 13 яшьлек малайны бәрдергән машина хуҗасын эзлиләр
Ул юл һәлакәте урыныннан качкан.
Мәскәү проспектында 13 яшьлек велосипедчы малайны бәрдергән машина хуҗасын эзлиләр. Юл һәлакәте 10 апрель сәгать 17:52дә була. Машина Яшьлек проспектыннан Автозавод проспектына таба хәрәкәт итә. Бу вакытта светофорсыз җәяүле юлыннан велосипедта малай чыккан була. Юл һәлакәте нәтиҗәсендә аның балтыр аяк буыны җәрәхәтләнә.
Инспекторлар һәлакәт урыныннан качкан машина йөртүчене эзли. Шаһитлардан 51-18-14 (Дәүләт автоинспекциясе) яки 37-95-69 (эзләү бүлеге) номерлары буенча шалтырату сорала.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев