Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда 130 укучы аттестат алмаган. Алар нишләячәк?

Хуҗалык җитәкчеләре киңәшмәсендә шул хакта сөйләштеләр.

2022-2023 уку елында Чаллыда 5514 тугызынчы сыйныф укучысының 316 сы мәктәпне «5»ле билгеләренә генә тәмамлаган. Төп гомумим белем буенча 130ы аттестат алмаган. Алар имтиханнарны сентябрьдә кабат тапшыра алалар. Бу хакта эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә Мәгариф идарәсе башлыгы Рөстәм Хуҗин хәбәр итте. 

Еллык аттестация нәтиҗәләреннән күренгәнчә, Чаллы укучылары биология, информатика, рус теле буенча имтиханда республикадагы уртача күрсәткечтән югары нәтиҗәгә ирешкәннәр. Калган фәннәр исә уртача күрсәткеч дәрәҗәсендә. 129 кеше татар теленнән имтихан тапшырган. Бу узган ел белән чагыштырганда 2,5 тапкыр артык. Ә тарих һәм география фәннәре буенча имтихан нәтиҗәләре уртача күрсәткечтән түбәнрәк. 

«Булачак 9нчы сыйныф укучыларының ата-аналарына мөрәҗәгать итәм. Имтиханнарга әзерлек – укытучы, ата-ана һәм укучының уртак хезмәте. Бу боҗраның бер өлеше генә өзелсә дә, имтиханда яхшы билге алып булмый. Бүгенге 9нчы сыйныф укучыларының әти-әниләре өй янындагы мәктәпне түгел, профильле сыйныфны сайлап, балаларын югары уку йортына кертү өчен имтиханнарга ныклап әзерләсеннәр иде»,  – диде Рөстәм Хуҗин

Урта һөнәри белем бирү уку йортлары 15 августка кадәр документлар кабул итә. Көллият яисә техникумнарга укырга керү өчен паспорт, аттестат, 3х4 фотографияләрне кабул итү комиссиясенә тапшырырга кирәк. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: мәгариф