Чаллыда 1,4 км канализация челтәре яңартылачак
Кайдагы челтәрләр ремонтланачак?
Чаллының Татарстан урамында 1,4 км озынлыкта хуҗалык-көнкүреш канализациясе челтәренә капиталь ремонт дәвам итәчәк.
ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, барлык эшләр « Яшәү өчен инфраструктура» илкүләм проекты кысаларында башкарылачак.
Төзелеш-монтаж эшләре 2026 елның мартыннан октябренә кадәр дәвам итә. Проектны гамәлгә ашыру өчен 44,6 миллион сум акча тоту күздә тотыла.
«ТР инженерлык челтәрләренең баш идарәсе» дәүләт казна учреждениесе мәгълүматлары буенча, торба үткәргеч 1971 елда файдалануга тапшырылган һәм 85 проценттан артык искергән. Тикшерүләр гидроизоляциянең бозылуын һәм интенсив коррозияне күрсәткән.
Капиталь ремонт барышында диаметры 400 миллиметрлы торбаларны берничә катлы полиэтилен торбаларга алыштырачаклар. Нәтиҗәдә, шәһәрдә яшәүче 3518 кешегә коммуналь хезмәтләр күрсәтү сыйфаты яхшырыр дип көтелә.
Чаллыда илкүләм проект кысаларында коммуналь инфраструктураның 15 объектын ремонтларга планлаштыралар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев