Аларны хөкем итәрләрме?
Чаллы хокук сакчылары машина урлаган ике яшүсмерне тотты. Эчке эшләр идарәсе хәбәр итүенчә, полициягә 41 яшьлек ир-ат мөрәҗәгать итә. Ишгалдында калдырып киткән «ВАЗ-21061» автомобиле юкка чыга. Салынган зыян күләмен ул 70 мең сумга бәяли.
Хокук сакчылары машинаны шул ук көнне күрше ишегалдыннан таба. Ә караклар эзенә икенче көнне чыга. Алар – 15 яшьлек ике яшүсмер-студентлар.
Автомобиль урлаучыларга карата җинаять эше кузгатылды. Тикшерү вакытында аларга шәһәрдән читкә чыгу тыела. Егетләргә 5 елга кадәр ирекләреннән мәхрүм ителү яный.
Нет комментариев