Чаллыда 15 кешедә кызамык ачыклаганнар
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда 15 кешедә кызамык ачыклаганнар

Аларның барысы да йогышлы авырулар хастаханәсендә.

Чаллының йогышлы авырулар хастаханәсендә дәваланучы 15 шәһәрдәштә кызамык (корь) симптомнары: югары температура, тимгелләр, ютәл, томау төшкән. Һәркайсына тиешле медицина ярдәме күрсәтелә. 

"Кызамык - 100% йогышлы авыру. Гадәттә әлеге инфекцияне прививка ясатмаган кеше авыру кешедән йоктыра", - ди Чаллының йогышлы авырулар хастаханәсенең медицина бүлеге буенча баш табиб урынбасары, шәһәрнең баш инфекционисты Татьяна Әгъләмова.

Кызамык шул ягы белән куркыныч: ул чирнең икенче атнасында пневмония ясый. Тиешле чаралар күрелмәсә, баш мие ялкынсынуына, ягъни энцефалитка китерә.

"Әлеге инфекциядән саклануның бердәнбер чарасы - вакцинация", - ди Татьяна Әгъләмова. 

Кызамык узган ел җәй һәм көз көннәрендә үзен сиздерде. Хастаханәгә мөрәҗәгать итүчеләр күп булды, ди табиб. Ел башында да шул ук хәл. Кызамык 34 кешедә ачыкланды. Аларның күбесе - прививка ясатмаган балалар. 

Искәртергә кирәк, кызамык диагнозын лабораториядә тикшерү үткәргәч кенә куялар. Соңыннан ул Түбән Новгородта раслана. 

 

 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Нет комментариев