Анда 2400 сервер шкаф булачак.
Чаллыда 2400 сервер шкафына исәпләнгән мәгълүмат эшкәртү үзәге төзү планлаштырыла. Моңа якынча 15 миллиард сумлык инвестиция җәлеп ителә. Бу хакта дүшәмбе киңәшмәсендә Чаллы ИТ-паркы директоры Айрат Сәгъдиев хәбәр итте. «2400 сервер шкафына исәпләнгән мәгълүмат эшкәртү үзәге төзү инвестицион проектына федераль финанслау рәвешендә өч миллиард сум җәлеп итү өстендә эшлибез», – диде ул. Фото хакимиятнең матбугат хезмәтеннән алынды.
Нет комментариев